воспитатель МБДОУ №4 "Петушок" село Актаныш

"Әнием-кадерлем!" 8 нче мартка багышланган кичә.

11 февраля 2016

   “Әнием-кадерлем!” 8 нче мартка багышланган кичә.

Максат: Балалар белән өйрәнгән җыр-биюләр ярдәмендә әниләрне бәйрәм белән котлау. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү,бер-берләрен тыңлап җырлау күнекмәләрен ныгыту. Балаларның кәефләрен күтәрү. Әниләргә, әбиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

   Кирәкле җиһазлар:уеннар өчен-чәчәкләр, төсле яулыклар, киселгән геометрик фигуралар, кәгазь битләре (шакмаклы), Кояш һәм Яз кызына маскалар.

                                                       Барышы

Балалар музыка астында залга керәләр, ярымтүгәрәк булып басалар.

    Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле әниләр! Менә безнең өчен язның иң беренче бәйреме “8 нче март” килеп җитте. Барлык әниләрне, дәү әниләрне, апаларны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез.

   Әниләрне бәйрзәм белән котлаганда Р. Миңнуллинның “Әни” шигыре күз алдына килеп баса. Мин шигырьне укырмын балалар ә сез “Әни кирәк “сүзләрен бергәләп әйтерсез.

     Көннәр якты булсын өчен

     Әни кирәк!

     Йокы татлы булсын өчен

     Әни кирәк!

     Җил-яңгырдан саклар өчен

     Әни кирәк!

     Усаллардан яклар өчен

     Әни кирәк!

     Ашлар тәмле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Дөнья ямьле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Иң-иң кадерле кеше җирдә Әни димәк!

Тәрбияче: Хәзер сүзне котлауөчен  балаларга бирәбез:

  1. Көчле булырга-кояштан

              Өйрәнгән минем әни.

              Җитез буулырга-җилләрдән

              Өйрәнгән минем әни.

  2. бала  Әнием гел минем белән

                Көндез, төнлә, иртә, кич...

                -Әнисез яшәп була-дип,

                Уйлый алмыйм шуңа һич.

  3. бала “Әни” сүзе-“яшәү” сүзе

               Икесе дә миңа бер.

               Я ходаем, әниемә

               Бирсәнә озын гомер

  1. Әнием-син бер генәм

                Иң якыным, гөл генәм.

                Дөньяларда иң яраткан,

                Якын кешем син генә.

  1. Әни, мине тапкансың,

             Назлагансың, баккансың.

             Матур-матур җырлар җырлап

             Иркәләп йоклаткансың.

Җыр: “Әнием “

  1. Өйдән чыгып китүгә үк

             Әниемне сагынам.

             Тизрәк йөгереп кайтам да

             Кочагына сыенам.

  1. Күзләренә карыймын да

             Мәңге яшә син диям.

             Сау-сәләмәт бул әнием

             Мин сине мәңге сөям.

  8. бала Тавышлары булмаса да,

               Әллә каян ишетәм:

               Аяк очларына басып,

               Керә әни ишектән.

Уянмасын ди ул мине,

Таң йокысын бүлмәсен.

Күзләремне йомып ятам,

Уянганны күрмәсен.

       Җыр:”Мамочке любимой”

Сюрприз: Яз кызы һәм Кояш керә)

Исәнмесез безнең якын дусларыбыз! Без язның беренче хәбәрчеләре. Үзебез белән бергә җир йөзенә “8 нче март” язгы беренче бәйрәмне алып килдек. Сезгә матур кояшлы көннәр бүләк итәбез. Балалар без килүгә, әниләрне котлап җырлар, шигырьләр өйрәндегезме?

Балалр: әйе.

  1. Мин әнигә булышам

             Табак- савыт юышам.

             Чистарган савыт-сабаны

             Шүрлекләргә куешам.

  1.    Мин әнигә булышам,

                 Урын-җирләр җыешам.

                 Иртән гөлләргә су сибәм,

                 Керләрне дә уышам.

 11. бала   Мин әнигәбулышам,

                  Идәннәрне юышам.

                  Әнием күк эш остасы

                  Булу өчен тырышам.

  1. Әни пәрәмәч пешерә

                Вакитеп итеп, тәмле итеп.

                Без табында чәй эчәбез

                Бергәләп, тәмле итеп.

 13. бала Мин дә булыштым әнигә.

                Пәрәмәчләр ясарга.

                Үзең эшләгәч, тәмле ул-

                Кирәк эшләп ашарга!

 14. бала Әниемнең эше күп

                 Бәйли миңа оек.

                 Бүген бөтен уенчыкны

                 Үзем куйдым җыеп.

Яз һәм кояш: Без сезгә дә буш кул белән килмәдек. Төсле яулыклар алып килдек.

                           “Төсле яулыклар белән бию”

Яз кызы:Балалар мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле?

-         Кыштан соң нинди ел вакыты килә?

-         Яз килгәч нинди үзгәрешләр була?(балалрның җаваплары)

-         Әйе балар, бик дөрес әйттегез.

-         Яз турында матур җыр беләсезме?(әйе) Ягез әле җырлап күрсәтегез.

                                   Җыр: “Яз”

Кояш: Әйдәгез бергәләп биеп алыйк.

                                   Бию:”Түгәрәктә”

Яз кызы:Бик матур биедегез. Мин дә буш килмәдем сезгә уеннар алып килдем. Ул “Чәчәкләрне җый” дип атала. Менә шушы кисәкләрдән матур чәчәкләр җыярга кирәк.

Уен: “Чәчәкләрне җый”                                  

   Балалр сезгә уеннар ошадымы?   Безгә китәргә вакыт. Безне башка   бакчада да балалар көтә. Сау булыгыз! Кичәгез күңелле үтсен!

Алып баручы: Балар әниләргә үзебезнең матур шигырьләрне сөйләп үтик.

  1.   Минем матур әнием бар

                 Аның исеме-Миләүшә

                 Әниемнең күп эше,

                 Әнием-эшле кеше.

  16. бала Иртән торуыма һаман

                 Әллә күпме эш көтә.

                 Ярый әле әни уңган,

                 Әнием ярдәм итә.

  17. бала Әнием-иң якын кешем

                 Иртән чәчемне үрә,

                 Ашлары да тәмле була

                 Яратам шуңа күрә.

   18. бала Син, әнием, минем өчен

                  Бу дөньяда бер генә

                  Елмайганда йөзләреңнән

                  Бар өйгә нур бөркелә.

   19. бала Безнең әни бик уңган

                  Бар эшкә дә өлгерә.

                  Без бакчадан кайтуга,

                 Тәмле ашлар пешерә.

                                           “ Матур уен”(җырлы-биюле уен)

   20.бала Яратам әниемне

                 Моны бар донья белә.

                 Саулык телим,бәхет телим,

                 Яраткан әниемә

 21. бала Бүген әниләр бәйрәме,

                Котлыйм әле үзеңне.

                Бүләк итәм әнием сиңа

                Иң матур шигыремне.

  1. Мин дә котлыйм әни сине,

                Теләгем бар минем дә,

                Мәңге шулай, кояш булып,

                Яшә күңел түремдә!

  1. Иң-иң иртә кем тора,

                Иң иртә әни тора.

                Без торганчы өстәлдә,

                Коймак белән чәй тора.

  1.  Йөзең синең һәрчак

                Балкып торсын Әнием!

                Аш-суыңнан тәмле исләр,

                Аңкып торсын Әнием!

  1. Язның беренче бәйрәме

               8 нче март бүген

                Кояш көлә, әни көлә

                Шуңа күңлем шат минем.

Алып баручы: Балар хәзер әниләрне уйнатып алабыз.

                               Уен: “Кулъяулыкны бизә”

(геометрик фигуралардан кулъяулыкка бизәк беркетәләр)

                               Әниләр белән “Парлы татар биюе

Алып баручы: Безнең күңел ачу кичәбез тәмам.Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

Оставить комментарий: